19 декабрь 2025 материаллары
-
МӨҺИМ
2026 елда коммуналь хезмәтләргә бәяләр кайчан һәм күпмегә артачагы билгеле
Яңа елга яңа тарифлар белән керәчәкбез. Киләсе елда коммуналь хезмәтләргә бәяләр кайчан һәм күпмегә артачагы төгәл билгеле булды.
-
Язмыш
«Хәсрәтем йөрәгемдә булачак»
Лаешта гомер итүче 65 яшьлек Кадрия Мөхәммәтшинаны язмыш бик сыный. Өч баласын кабергә салган ана ул. Сынган, сыгылган чаклары да күп була. Бар юанычы – әнисеннән ике ай чагында ятим калган оныгы.
-
Интервью
Закир Шаһбан: «Мин популяр түгел, мин – танылган»
Бу дөньяга һәркем үз ризыгы, үз язмышы белән туа, диләр. Әңгәмәбез героена да язмыш сынавын да, ризыгын да, хәтта бәхетен дә мул биргән. Танылган җырчы Закир Шаһбан тумыштан күрмәсә дә, ул кайбер күрүчеләрдән күбрәк эш башкара, фикерле, гыйлемле булуы белән дә аерылып тора. Язмыш сынауларына ничек бирешмәскә? Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан белән шул хакта сөйләштек.
-
Җәмгыять
Һәр көн бәйрәм: мөселманга Яңа елны каршыларга ярыймы-юкмы?
Мөселманга Яңа елны каршыларга ярыймы-юкмы? Елның-елында бәйрәм якынлашкан көннәрдә әнә шул сорау бәхәс уята. Балаларның Кыш бабайдан бүләк көтүе, чыршы тирәли әйләнүе дә – гөнаһ, дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Бу сүзләрнең кайсы дөреслеккә туры килә дә, кайсы арттырылган?
-
Яңалыклар
«Владимир Путин белән ел йомгаклары»: сорауны ничек бирергә һәм кайда карарга?
Бүген, 19 декабрьдә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин туры эфирда ел йомгакларын ясый. Очрашу тагын берләштерелгән форматта узачак: сорауларны матбугат чаралары вәкилләре дә, гражданнар да бирә алачак.
-
Яңалыклар
Икътисади үсеш министры илдә эшсезлек күрсәткече тарихи минимум дәрәҗәсендә дип белдерде
Россиядә эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимум – 2,2 процент дәрәҗәсендә тора, әмма хезмәт базарындагы вазгыять һаман да киеренке булып кала бирә. Бу хакта РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников Хөкүмәт утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда яшәүче һәр дүртенче кеше 2 миллионнан 3 миллионга кадәр кредит ала
Татарстан башкаласында яшәүче һәр дүртенче кеше икедән өч миллион сумга кадәр кредитлар рәсмиләштерүне өстен күрә. Кредит акчалары еш кына автомобиль һәм көнкүреш техникасы сатып алуга тотыла.
-
Яңалыклар
Россия башкаласындагы Тарихи мәчеттә төзекләндерелгәннән соң беренче җомга намазы укылачак
Бүген Мәскәүдәге Тарихи, мәчеттә төзекләндерелгәннән соң, беренче җомга намазы укылачак. Аны мөфти Гайнетдин үзе үткәрә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанга Бөек Устюгтан Кыш бабай килә
22 декабрьдә Татарстан Республикасы башкаласына Бөек Устюгтан, махсус поездга утырып, Кыш бабай киләчәк. Поезд «Казан-1» вокзалында 10:00 сәгатьтән 18:00 гә кадәр булачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.